ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Лихачёв истәлегенә мемориаль такта ачуда катнашты

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева 5 гыйнварда 70 яшь тулырга тиеш булган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Лихачёв истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты. Такта Чехов урамындагы 53 нче торак йорт фасадында урнашкан, анда рус һәм татар телләрендә: «Бу йортта 1993-1998 елларда галим, дипломат, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Николаевич Лихачёв (1952-2019) яшәгән», - дип язылган.​

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, шулай ук ТР Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, фәнни бергәлек, җәмәгатьчелек вәкилләре, туганнары, дуслары, мемориаль такта авторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, бу искиткеч якты кеше турындагы хатирәләр кадерле булган һәркем катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Василий Николаевич Лихачёв 1991-1995 елларда ТР вице-президенты, 1995-1998 елларда - ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын биләгән.Ул 2019 елның апрелендә вафат була һәм Казанда Арча зиратында җирләнә.Татарстан парламенты мемориаль такта урнаштыру тәкъдиме белән чыкты, тиешле карар Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителде.

«Иң катлаулы 90 нчы елларда ул республикабызның тотрыклы һәм тыныч үсешен тәэмин итүчеләр сафына эләкте. Без Василий Лихачёвны үз карашлары өчен ышанычлы көрәшче буларак белә идек, - диде Минтимер Шәймиев. - Без барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә көрәшчеләр - республикабыз мәнфәгатьләре һәм чәчәк атуы өчен, әмма ул әлеге мәгънәдә үзенчәлекле кеше иде. Аңа авыр вакытлар эләкте, яңа Татарстан дәүләт төзелешенең төп документларын эшләүдә аның ролен бәяләп бетереп булмый. Без үзебезнең сафларда шундый кеше булганы белән горурланырга тиеш».

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барыннан да элек, туганнарына, Василий Николаевич Лихачёвның гаиләсенә  аның игелекле эшләре һәм республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләрен тапшыруны сорады. «Бу кешедән башка республикабызның заманча тарихын күз алдына да китереп булмый, ул аның елъязмасы битләрендә якты эз калдырды, - дип ассызыклады, аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин, - үз гомере дәвамында Василий Николаевич Лихачёв эшлекле, югары профессиональ һәм зыялы кеше иде. Ул Татарстанның беренче чакырылыш Дәүләт Советы формалашу башында торды, аны республиканың сәяси тормышының катлаулы, үсеш юлын компромисслар эзләү һәм һәр кабул ителгән карар кылында татарстанлыларның һәм бөтен республиканың язмышы торганда яңа федерализм төзү чорында җитәкләде».

(с) https://rt-online.ru/v-kazani-proshla-tseremoniya-otkrytiya-memorialnoj-doski-v-pamyat-o-vasilii-lihachyove/

Фото (с) https://tatarstan.ru/press/photo.htm/photoreport/7827119.htm

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International