Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә багышланган тантаналы митинг

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

1921 елның 19 ноябрендә Казан югары хәрби ракета-артиллерия команда училищесы мемориалы янында ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә багышланган тантаналы митинг булды.
Традиция буенча, артиллерия хәрби училищесына куелган һәйкәл янында училище укытучылары, күп кенә чыгарылыш курсантлары чәчәкләр белән җыелды.
Митинг генерал-майор «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасында «Юнармия» төбәк хәрби-патриотик хәрәкәте Штабы начальнигы А.И. Бородин котлавыннан башланды. Митингта Казан югары ракета-артиллерия команда училищесы ветераннары һәм укытучылары чыгыш ясады.
Катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, сугышчы интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International