«Зур этнографик диктант-2021» халыкара агарту акциясе

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

"Халыклар күп – ил бер!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Акция бердәм чорда - 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында уздырыла һәм гадәттәгечә Халыклар Бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә генә түгел, ә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә юнәлтергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Диктантта Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала.

Диктантны язу телләре – рус, инглиз, испан, кытай.

Биремнәр 00.01 сәгатьтә бастырылачак. 2021 елның 3 ноябрендә (моск.вр.) Зур этнографик диктантның рәсми сайтында www.miretno.ru.

Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм үз эченә барлык илләр өчен 30 бердәм сорауны ала.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы - 100.

Диктант узу вакыты – 45 минут.

Диктант узганнан соң катнашучы җаваплар анализы белән шәхси нәтиҗә ала. Катнашучының сертификаты, җыелган балларны күрсәтеп, Диктантны электрон рәвештә үткәннән соң ук, аны электрон почтага җибәрү мөмкинлеге белән формалаша.

Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә узды, анда Россиянең 90 000 кешесе катнашты. Ә 2020 елда Акциягә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 123 иленнән 1 742 661 кеше кушылды.

«Зур этнографик диктант» ны оештыручылар-милләт эшләре буенча Федераль агентлык һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт Министрлыгы.

"Зур этнографик диктант" халыкара агарту акциясе турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: www.miretno.ru

Социаль челтәрләрдә рәсми төркемнәр:

ВКонтакте - https://vk.com/miretno

Instagram - https://www.instagram.com/etnodictant/

Фейсбук - https://www.facebook.com/miretno

ТикТок - https://vm.tiktok.com/ZSJoJTTkE/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International