ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева “Туган тел - тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы” конференциясендә катнашты

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Казанда «Туган тел - тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» конференциясе тәмамланды.

Анда Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү проблемасы буенча фикер алышынды. Чара Татарстанда игълан ителгән Тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган. Чара архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды.

Конференциягә Белоруссия, Казахстан, Төркия, Финляндия, Әзәрбәйҗан спикерлары килде.

Конференция эшендә Россиянең 12 чит иленнән һәм 84 төбәгеннән 200дән артык вәкил, шул исәптән дәүләт хакимиятенең федераль органнары, РФ субъектларының дәүләт органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, танылган галимнәр, педагоглар катнашты.

Көннең беренче яртысында «Туган телләрне саклау һәм укытуда дөньяви һәм илебез тәҗрибәсе», «Глобаль җәмгыять кыйммәте буларак туган тел», «Туган телне үстерүгә һәм яклауга юнәлтелгән мәдәният өлкәсе проектларын гамәлгә ашыруда инновацион алым» темалары буенча панель дискуссияләр булды.

Көннең икенче яртысында ТР Фәннәр академиясендә пленар утырыш узды. ТР Фәннәр академиясендә узган мәйданчыкта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул тикшеренүләр һәм практик эшләнмәләр үткәрү, шулай ук туган телләрне саклау һәм укыту өлкәсендә алынган нәтиҗәләрне кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аерым алганда, онлайн форматында туган телләрне укыту өлешендә күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең эше турында сөйләде.

Конференциянең эшлекле программасы барышында 3 юнәлеш буенча панель дискуссияләр узды:

- туган телләрне саклау һәм укытуда дөньякүләм һәм үзебезнең тәҗрибә;

- туган телне үстерүгә һәм яклауга юнәлдерелгән мәдәният өлкәсе проектларын гамәлгә ашыруда инновацион алым;

- туган тел глобаль җәмгыятьнең кыйммәте буларак.

Катнашучылар хезмәттәшләр белән бергә туган телләрен саклау һәм үстерү, шулай ук мәгариф оешмаларында туган телләрне укытуның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату белән бәйле актуаль проблемалар турында фикер алыштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International