Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында грантрайтинг буенча семинар узды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Грантрайтинг: сез уйлаганнан якынрак социаль» проект семинар-тренингы узды.

Чара коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Россия Федерациясе Президент грантлары Фонды грантларының булачак конкурсларына бирелә торган гаризаларның сыйфатын арттыру максатында уздырылды.

ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Антон Дыганов һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәгенең әйдәп баручы белгече Лилия Сафина семинарда катнашучыларга проектларны төзегәндә һәм гаризалар язганда аерым игътибар бирергә кирәк булган төп акцентлар, «лайфхаклар» проектының үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Чарада социаль проект структурасы һәм грант конкурсларына гаризаларның аерым бүлекләрен тутыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Социаль проект мисалларын һәм аның структураларын карадылар. Календарь планын һәм бюджетны төзүгә аерым игътибар бирелде. Очрашу ахырында катнашучыларның проектларын карадылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Семинарда республиканың коммерцияле булмаган оешмаларының 40 тан артык вәкиле катнашты. Муниципаль берәмлекләрдән коммерцияле булмаган сектор вәкилләренә семинарга zoom форматында кушылырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International