Студентлар Кызыл Хач гуманитар проектларында катнашу мөмкинлеге алдылар

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

«Россия Кызыл Хачы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты арасында төзелгән озак сроклы хезмәттәшлек турында килешү студентларның әлеге абруйлы оешманың белем бирү, агарту, социаль һәм хәйрия программаларында катнашуын күздә тота. Моннан тыш, яшьләр волонтерлык инициативаларын тормышка ашыру, экстремаль хәлләрдә гражданнарга психологик консультация бирү, шулай ук үз-үзләренә хезмәт күрсәтү дефициты булган кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм социаль карау курсларында укый алачаклар.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, югары уку йорты ректоры Асия Тимирясова билгеләп үткәнчә, яшьләрнең һөнәри компетенцияләрен генә камилләштереп калмыйча, аларда гражданлык хисе һәм җаваплылык тәрбияләү дә мөһим. «Хәйрия чараларында, волонтерлык хәрәкәтендә, коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан оештырыла торган үзара ярдәмләшү буенча проектларда катнашу аларга үз гамәлләре һәм әхлакый сайлау өчен җаваплылык тоярга, дөрес шәхси ориентирлар булдырырга, актив гражданлык позициясе булдырырга ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады ул.

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының педагогика һәм психология факультетының 40 студенты тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә махсус әзерлек үтәргә өлгергәннәр һәм үз осталыкларын практикада күрсәтергә әзерләр. Тиздән алар Россия Кызыл Хачы белгечләренә кушылачак һәм волонтерлар сыйфатында аларга 2021 елның маенда Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар вакытында зыян күргән балаларга, аларның ата-аналарына һәм педагогларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтәчәкләр. Бу Россия Кызыл Хачының гражданнар һәм хәйрияче оешмаларның актив ярдәме белән тормышка ашырыла торган махсус адреслы программасы.

Алга таба студентлар Россия Кызыл Хачының башка хәйрия һәм мәгълүмати программаларын тормышка ашыруда, халыкның социаль хәлен яхшырту буенча иҗтимагый-файдалы гуманитар эшчәнлеккә, гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруда да катнаша алачак. Шул ук вакытта студент-волонтерларның нәтиҗәләре һәм казанышлары ирекле ярдәмчеллекне үстерү өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында чагылыш табачак: www.dobro.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International