Җәй көне "Игелекле эшләр көне" фонды, инде күп еллар йога буенча инструктор Юлия Ходжаева белән бергә, ял көннәрендә Казан паркларында йога күнегүләре буенча хәйрия дәресләрен башлап җибәрде.
Бу - үз көнеңне актив башлап җибәрү һәм бер үк вакытта «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды проектларына ярдәм итү мөмкинлеге. Өстәвенә, һәр тренировкадан соң, катнашучылар пикник оештыралар, хатын-кызлар җылы компаниядә төрле темалар буенча фикер алышалар.
Бу атнада, якшәмбе көнне, 27 июньдә, 9.00 сәгатьтә проектның финал дәресе узачак. Үзең белән уңайлы плед яки келәм алырга кирәк булачак. Проектта катнашу - төркемдәге урыннар саны чикләнгән. Теркәлү өчен 8 952 035-14-35 телефоны буенча ватсапка, шулай ук Юлиянең Instagram аккаунтына @juliaa язарга була.