Динниулов Дамир Равил улы дөньядан китте

2021 елның 4 июне, җомга

Бүген иртән кайгылы хәбәр килде: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы буенча хезмәттәшебез Динниулов Дамир Равил улы кинәттән вафат булган.

Аның гомеренең күп өлеше Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү белән бәйле. 2018 елдан Дамир Равильевич “Татарстан Республикасының армиягә, авиациягә һәм флотына (ДОСААФ) теләктәшлек җәмгыяте” төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе булды, ә 2019 елның декабрь азагында Д. Динниулов ТР Дәүләт Советы карары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп расланды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында эшләгән дәвердә Дамир Равил улы үзен җаваплы һәм намуслы кеше буларак күрсәтте.

Динниулов Дамир Равил улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International