“Тәмле үзгәрешләр” республика конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Сәламәт туклану турында видеороликлар бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы тарафыннан тәкъдим ителде.

Конкурсның оештыру комитетына 16 муниципалитеттан кергән 40 тан артык эшне бәяләү жюри өчен катлаулы бурыч булды. Видеороликлар авторлары рациональ туклану проблемалары белән генә чикләнмәгән; аларның эшләре мәсьәләләрнең киңрәк даирәсен колачлаган - симерүне профилактикалаудан алып милли кухня идеяләрен пропагандалауга кадәр, застольный этикеттан башлап, сезоннарга карата туклану оештыруга кадәр. Оригинальлек, идея үзенчәлеге, сәнгать чагылышы - бу сыйфатлар жюри өчен төп критерийлар булды, аның составында абруйлы педагоглар, методистлар, медицина хезмәткәрләре эшләде. 

Конкурсның жюри составына кергән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясе әгъзасы Наталья Реснянская конкурсны оештыручыларның районнарда туклану сыйфатын контрольдә тотучы ата-аналар чыгышларының мөһимлеген билгеләп үтте. Конкурсның әһәмиятен бәяләп, ул болай диде: «Конкурста катнашу балаларны мәктәп менюсы турында да, үзенең азык-төлек гадәтләре турында да җитди уйларга мәҗбүр итте. Мин ышанам, балалар өчен төшергән видеороликлар - сәламәт туклану принципларын иң яхшы пропагандалау".

Жюри фикеренчә, иң үзенчәлекле конкурс эше дип Чистай муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының иҗат коллективы тәкъдим иткән видеоролик танылды. Аларга "Тәмле үзгәрешләр" Республика конкурсының Гран-прие бирелде. Ютазы муниципаль районының Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Алия Габделгалиева һәм Әбдуррахман Гомәров иҗади бәйгенең лауреатлары һәм призерлары булдылар; Чүпрәле муниципаль районының Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Динә Насыйбуллова; Чистай муниципаль районының 1 нче гимназиясе укучылары коллективы; Ютазы муниципаль районының 3 нче урта мәктәбеннән Маргарита Заһретдинова, Дамир Насыйбуллин һәм Артур Мостипан; Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Регина Измайлова җитәкчелегендәге 9 нчы сыйныф укучылары коллективы;  Ютазы муниципаль районының Урыссу гимназиясеннән Арина Картушина.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова ассызыклаганча, мәктәп ашханәләрендә бирелә торган ашамлыклар һәм продуктларның сыйфатын контрольдә тоту белән генә чикләнергә тиеш түгел. «Өлкәннәрнең бурычы - балалар арасында киң агарту эше алып бару, кече яшьтән дөрес сәламәт туклану гадәтләре формалашсын өчен. Укучыларны үз орбитасына җәлеп иткән "Тәмле үзгәрешләр" конкурсы - үсеш алырга тиешле бу юнәлештә бик кызыклы башлангыч ", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International