ТР Иҗтимагый палатасында иммунизация турында сорауларга җавап бирделәр

2021 елның 30 апреле, җомга

2021 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «кайнар линия» эшләде.
«Кайнар линия» башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы һәр җомгада ТР Иҗтимагый палатасында аеруча актуаль мәсьәләләр буенча «кайнар линия» узуын искә төшерде. Бу көнне дә белгечләр булды, Алар гражданнарның Европа иммунизация атнасын үткәрү белән бәйле сорауларына җавап бирделәр.
Татарстанлыларның сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Патяшина Марина Александровна, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе рәисе Менделевич Владимир Давыдович, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгеч Хәертынов Халит Саубанович җавап бирделәр.
«Кайнар линия» эше барышында республика халкыннан, студентлардан, Татарстан муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары вәкилләреннән сораулар килде.
COVID-19га каршы вакцинация буенча сораулар еш бирелә: кемгә вакцинация ясарга кирәк, вакциналаштыру өчен нинди күрсәткечләр кирәк, авыручыларга прививка ясарга кирәкме, вакцина ясаучыларга нинди күрсәтмәләр үтәргә кирәк, икенче тапкыр вакциналаштырырга мөмкинме, кабат авырмас өчен нинди чаралар үтәргә кирәк.
Шулай ук республикада яшәүчеләр балалар өчен прививкаларның Милли календарен киңәйтү, бәйрәм көннәрен ничек үткәрергә һәм авырмаска, битлек режимы тәмамлану вакыты турында сораулар бирделәр.
Таралуга каршы тору өчен бөтен җәмгыять тырышлыгын берләштерү зарур. Җәмәгать иминлеге, татарстанлыларның тормышы һәм сәламәтлеге күбесенчә ил халкының принципиаль яңа дәрәҗәдәге практик осталыкларына һәм күнекмәләренә бәйле булачак.

Хәзерге вакытта теләге булган һәркем «COVID-19 яңа коронавирус пандемиясенә каршы гражданлык әзерлеге» курсы буенча уку уза ала. Тулырак мәгълүмат «Россия порталы» сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International