ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстан Республикасы фән эшлеклеләренең каберлекләрен төзекләндерү акциясендә катнаштылар

2021 елның 30 апреле, җомга

30 апрельдә Казан шәһәренең Арча зиратында Татарстан Республикасы фән эшлеклеләренең каберлекләрен төзекләндерү буенча акция узды. Бу чара традицион рәвештә үткәрелеп тора һәм Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.

Акциядә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов, Хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисе Андрей Королев, икътисад һәм гражданнар тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Фәрит Сафин, социаль мәсьәләләр һәм хәйриячелек комиссиясе әгъзасы Артем Кузнецов катнашты, икътисад һәм гражданнар тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Евгений Гибин катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International