2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында идарәче оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булды.
Кайнар линиягә республика гражданнарыннан барлыгы 60 мөрәҗәгать кергән. Белгечләргә шәхси кабул итүгә 4 кеше мөрәҗәгать итте, Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге юристына язма ясалды, шулай ук гражданнарның 48 мөрәҗәгате Үзәк белгечләре эшенә алынды.
Халыкны аеруча Татарстан Республикасы идарәче компанияләре белән хуҗаларның үзара хезмәттәшлегенә, күпфатирлы йортларның милекчеләре, капиталь һәм агымдагы ремонт эшләренә, йортларда җылытылган өчен түләүләргә, ТКХ буенча субсидияләр һәм ташламалар түләүгә, каты коммуналь калдыкларны алып китүгә, идарәче компания сменасына, ишегалларын төзекләндерүгә, торак-коммуналь хуҗалык законнарында 2021 елдан бирле гамәлдә булган үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды, идарәче оешмалар эшенә күп кенә шикаятьләр килде.
Халыкның сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре ИКМО ТКХ комитеты, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәге белгечләре җавап бирде.
Үзәккә мөрәҗәгать иткән барлык кешеләр белән үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләр уздырылды. Идарәче оешмалар һәм башка дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлек итүне таләп иткән мәсьәләләр эшкә алынды.
«Кайнар линия» Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый контроль комиссиясенең эш планын үтәү кысаларында узды.