«НеСтоЛица» проектын тормышка ашыру кысаларында театр һәм сәнгать педагогикасы буенча практикумнар узды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

2021 елның 6 апрелендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә «НеСтоЛица» проектын тормышка ашыру кысаларында театр һәм сәнгать педагогикасы буенча практикумнар узды.

«Оранжевое Чудо» мәдәни-ял итү үзәге белгечләре студентлар һәм педагоглар өчен актерлык осталыгы, «Сәхнәдә чыгыш ясау сәнгате» сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрделәр, шулай ук «Мәдәниятнең нигезе һәм шәхес тәрбияләү чарасы буларак сәнгатьтә гомумкешелек кыйммәтләре» дигән лекция укыдылар.

Көллият администрациясенә һәм студентларга кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Сүз уңаенда, бу «НеСтоЛица»II Республика театр фестивалендә катнашучылар, балалар белән танышу өчен менә дигән форсат иде.

Семинарларда, практикумнарда, мастер-классларда һәм фестивальдә катнашу – бушлай.

Сәнгать һәм театр педагогикасы буенча мастер-класслар үткәрүгә, шулай ук фестивальдә катнашуга гаризалар e-mail аша кабул ителә: 16fest@mail.ru 

Проект Президент грантлары фонды һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International