Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында туган телләрне укыту һәм этномәдәни белем бирүне үстерү торышы һәм перспективалары турындагы мәсьәлә каралды. Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова билгеләп үткәнчә, әлеге мөһим пунктның 2021 елга Министрлык максатларын һәм бурычларын формалаштыру барышында Иҗтимагый совет утырышлары планына кертелгән. "Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында этномәдәни белем бирүне камилләштерү мәсьәләсе аеруча актуаль яңгырый. Без балаларыбызны гармонияле үстерү һәм укыту, аларда туган телгә һәм республиканың барлык халыкларының традицияләренә хөрмәт тәрбияләү өчен көч куярга тиеш", - дип ассызыклады ул.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, республиканың гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә мәктәпкәчә, башлангыч һәм төп гомуми белем алу өчен шартлар тудырылган, 5 телдә (рус, татар, чуаш, удмурт, мари) укыту оештырылган. 7 тел (рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, иврит) өйрәнү предметы булып тора. Моннан тыш, Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән муниципаль районнарында урнашкан якшәмбе мәктәпләренең 42 бүлегендә республиканың 25 милләтенең теле һәм мәдәнияте өйрәнелә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чараларның гамәлгә ашырылуы турында; Татарстан Республикасының дәүләт һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә дәүләт стратегик программаларының үтәлеше турында; полилингваль белем бирү комплексларында телгә өйрәтүнең нәтиҗәле технологияләре; этномәдәни белем бирүне мәгълүмати һәм кадрлар белән тәэмин итү; Татарстан халыкларының телләре, тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә тикшеренү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы талантлы педагогларга һәм укучыларга ярдәм чаралары һәм аларны укыту методикалары турында җентекләп сөйләде.
Дискуссиядә Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзалары Наталья Реснянская, Римма Гыйльмеева, Раушания Нәҗметдинова, Ирина Комадорова катнашты. Алар билгеләп үткәнчә, туган телләрне саклау эшенең нәтиҗәлелеге дәүләтнең, гомумән җәмгыятьнең һәм һәр гаиләнең роленә һәм катнашуына бәйле. Мондый алым мәгариф, фәнни, мәдәни, мәгълүмат өлкәләрендә туган телләргә ярдәм итү буенча комплекслы чаралар күрүне таләп итә.