ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева традицион татар "Карга боткасы" бәйрәмендә катнашты

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чаралар уздыру кысаларында «Казан дәүләт мәдәният институты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ этносәнгать иҗаты һәм музыка белеме кафедрасы 2021елның 25 мартында 13.20 сәгатьтә Казан шәһәренең Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3 нче йорт адресы буенча төп керү ишеге алдында татар халкының календарь бәйрәме «Карга боткасы»н үткәрде. Анда кунаклар сыйфатында Казан шәһәренең Идел буе районы «136 нчы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» , Казан шәһәренең Идел буе районы «Шәһәребез» балалар иҗат сарае, Казан шәһәренең Идел буе муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе укучылары катнашты.

Бәйрәмдә ректор Әхмәдиева Роза Шәйхәйдәр кызы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Исаева Анастасия Георгиевна, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге вәкиле, философия фәннәре кандидаты Гайфетдинова Рәмзия Мулланур кызы чыгыш ясадылар.

Бәйрәм программасында «Жомга кон» татар фольклор ансамбле башкаруында йола-бәйрәм сәхнә композициясе, этносәнгать иҗаты һәм музыка белеме кафедрасы студентлары чыгышлары яңгырады;

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче №24 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 Г сыйныф укучылары белән 4 курс студенты Е.Угрюмова «Рус халык мәдәнияте» дигән интерактив дәрес үткәрде.

Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар белән халык уеннары, әйлән-бәйлән, призлар белән милли ярышлар, ботка һәм кайнар чәй белән сыйландылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International