Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советының чираттагы утырышында катнашты.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы әгъзалары участок комиссияләренең эшен стандартлаштыру кирәклеге турында карар кабул итте. Сайлаучылар өчен Алтын стандарт рәвешендә бердәм тәкъдимнәр Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясе вакытында тикшереләчәк. Документ ачык һәм үтемле булачак, һәр сайлаучы үзенең участок сайлау комиссиясен Алтын стандартка туры килүен тикшерә алачак.
Экспертлар утырышта түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: Алтын стандарт сайлау законнары нигезендә эшләнәчәк, ә аның пунктлары сайлау комиссияләре әгъзаларының кирәкле гамәлләр исемлеген үз эченә алачак: эпидемиягә каршы куркынычсызлык чараларын тәэмин итү, тавыш бирү бинасында уңайлы атмосфера булдыру, һәркем файдалана алырлык мохит булдыру һәм электораль процессларда катнашучыларның барысын да тиешле мәгълүмат белән тәэмин итү.
