27 һәм 28 мартта Казан ярминкәсендә язгы Open Space Market узачак. Мәйданчыкта дизайнерлар тектергән киемнәре табарга, төрле бүләкләр табарга, фудкортта ашарга, лекцияләр һәм DJ-сетлар тыңларга, дуслар яки гаилә белән аралашырга һәм вакытны яхшы уздырырга мөмкин.
Быел маркетның төп темасы - экология һәм Казан ярминкәсенең төп бинасында икенчел чималны масштаблы җыю оештырылачак. «Игелекле эшләр көне» фонды шулай ук биредә әйберләр кабул итү пункты да урнаштырачак. Алар «Яхшы куллар" хәйрия склады проекты кысаларында оешмага тапшырылачак.
«Ел саен безнең складта 12 меңгә якын кеше кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-яраклар ала. Казанда 3 кабул итү пункты эшли,фонд өстәмә рәвештә әйберләрне кабул итү буенча «күчмә» акцияләр үткәрә. Шулай итеп, катнашучылар үз әйберләренә икенче тормыш бүләк итәләр һәм нинди дә булса сәбәпләр аркасында аларны сатып ала алмаучыларга булышалар», - дип уртаклашты «Игелекле эшләр көне» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.
Пунктка әйберләр шимбә һәм якшәмбе, 27 һәм 28 мартта 11.00 дән 21.00 гә кадәр Оренбург тракты, 8 адресы буенча («Казан ярминкәсе» КҮ, шпильле төп бина, 6 нчы Павильон) кабул ителәчәк.
«Яхшы куллар» әйберләр кабул итүнең даими пунктлары Восстание ур., 59, Пушкин ур., 24/26, Калинин ур., 3 адреслары буенча эшли. Соңгы адрес буенча мохтаҗлар түләүсез әйберләтә ярдәм дә ала алалар. Җыела торган әйберләргә таләпләр: чиста һәм яхшы хәлдә, төс, күләме һәм фасоны мөһим түгел. Склад кием-салым, аяк киеме, төзек көнкүреш техникасы, балалар инвентаре (коляскалар, караватлар һ. б.), инвалид кешеләр өчен җайланмалар (ходункалар, инвалид кәнәфиләр һ. б.), озак саклана торган азык-төлек, китаплар һ. б. кабул итә. Белешмәләр өчен контактлар-8 (843) 236-65-61.
