«Альпари» хәйрия фонды барлык казанлыларны хәйрия ярминкәсенә чакыра

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

26 мартта, «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов ур., 56) янә «Могҗизалар лавкасы» хәйрия ярминкәсе эшли башлаячак. Барлык җыелган акчалар мөмкинлекләре чикле балаларга, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә һәм социаль учреждениеләрдән килгән балалар өчен иҗат материалларына тотылачак. Ярминкәдә башкала халкы һәм кунаклары төрле сувенирлар, бизәнү әйберләре һәм кулдан эшләнгән башка әйберләр сатып ала алачак.

Әлеге чараны «Альпари» хәйрия фонды үткәрә, ул җыелган һәм бирелгән акчалар, шул исәптән үз сайтында да, җентекле хисап бирә: https://alpari-charity.ru

"Могҗизалар лавкасы" хәйрия ярминкәсе

Кайчан: 26,27 һәм 28 март көнне 10: 00 дән 22: 00 гә кадәр

Кайда: «Тандем» ТРК (Ибраһимов пр., 56)

Оештыручы: "Альпари" хәйрия фонды 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International