ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Иҗтимагый палатасы Президиумы утырышында катнашты

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

23 мартта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Россия Федерациясе субъектлары иҗтимагый палаталары белән хезмәттәшлеге буенча совет президиумының яңа составы утырышы узды.

Нигезләмә буенча Россия Иҗтимагый палатасы Президиумы составына РФ Иҗтимагый палатасының 4 вәкиле: Россия Иҗтимагый палатасы секретаре Лидия Михеева, Россия Иҗтимагый палатасы секретаренең беренче урынбасары Вячеслав Бочаров, Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Александр Галушка, РФ Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш һәм җирле үзидарә буенча комиссиясе рәисе Андрей Максимов, шулай ук Федерация субъектларының иҗтимагый палаталары җитәкчеләре керде. Идел буе федераль округыннан Россия Иҗтимагый палаталар Советы Президиумы составына бертавыштан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сайланды.

Утырышта Россия Иҗтимагый палатасы секретаренең беренче урынбасары Вячеслав Бочаров РФ субъектларының иҗтимагый палаталары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты, аларның актив эшчәнлеген бәяләде һәм һәм Россия Иҗтимагый палаталары Советы президиумы җитәкчесе, Ханты-Манси автономияле округы - Югра рәисе Ирина Максимованы сайларга тәкъдим итте.

Шулай ук утырышта катнашучылар төбәк иҗтимагый палаталарының иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуының төп аспектлары турында фикер алыштылар. Президиум әгъзалары РФ субъектларының иҗтимагый палаталарына Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 2 апрелендәге Пр-619 номерлы һәм 2020 елның 1 сентябрендәге Пр-1395 номерлы күрсәтмәләрен үтәүне мониторинглау эшен дәвам итәргә, шулай ук иҗтимагый контроль чараларында катнашырга тәкъдим итү өчен тавыш бирде.

Президиум утырышында РФ Иҗтимагый палатасы каршындагы тавыш бирүне иҗтимагый тикшерү буенча Координация советы рәисе Максим Григорьев чыгыш ясады. Ул иҗтимагый күзәтүне оештыру, шулай ук күзәтүчеләр туплау һәм укыту өлкәсендә Россия иҗтимагый палаталары алдында торган төп бурычларны билгеләп үтте. Моннан тыш, ул барлык дәрәҗәдәге, шул исәптән муниципаль сайлауларга аерым игътибар бирергә чакырды, шулай ук иҗтимагый күзәтчелекне гамәлгә ашыру өчен гражданга яки оешмага тапшырырга кирәк булган документлар исемлеген әзерләү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International