23 март көнне «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге дәүләт автоном учреждениесе базасында "Җиңү " Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика финалы старт алды.
Ачылу тантанасында «Татарстан Республикасы ветераннары Берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Поляков Александр Дмитриевич, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Кондратьева Алла Андреевна, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Погодин Сергей Николаевич, «Татарстан Республикасы Юнармиясе» оешмасы җитәкчесе Бородин Александр Ильич катнашты., Президент Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты бүлеге мөдире Гайнетдинов Рөстәм Бәдретдин улы.
3 көн дәвамында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан килгән 14 команда катнашучылары Казан югары хәрби команда училищесы полигонында хәрби-тактик уенда үз көчләрен, чыдамлыгын, бердәмлеген күрсәтәчәкләр.


