ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов «Туган як тарихы - Ватан тарихы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

2021 елның 21 мартында «Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә оештырылган һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Туган як тарихы - Ватан тарихы» тикшеренү проектларының тарихи – туган якны өйрәнү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Шакирҗанов Рафаэль Мәҗит улы һәм «Татармультфильм»ның баш режиссеры Киатров Сергей Владислав улы котладылар.

Махсус җиңүчеләр өчен чара кысаларында "Ревизия әкиятләре. Архив эше." анимацион фильмы күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International