"Гаилә канаты астында" ТР төбәк иҗтимагый оешмасы "Бергә без барысын да булдырабыз, һәм сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!" проектын тормышка ашыра.

2021 елның 23 марты, сишәмбе

20 март көнне Казанда Президент грантлары Фонды ярдәме белән "Гаилә канаты астында" ТР төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла торган, "Бергә без барысын да булдырабыз, һәм сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!" проекты кысаларында дәрес узды. 

Дәресләр гадәттәгечә сәламләү һәм тәннәрне язу белән башланып китте, фитнес һәм биюләр белән дәвам итте. Проект ахырына хатын-кызлар бию номерын өйрәнәчәкләр һәм спорт бәйрәмендә чыгыш ясый алачаклар. Сәламәт туклану буенча лекциядә Тай-чи буенча чемпион Лин Бао (Анна Аверьянова) хезмәт һәм тормыш мисалында дао буенча туклану нигезләре белән таныштылар. Бу юлы дәресләргә синхрон фигуралы шуу буенча РФ халыкара класслы спорт мастерлары, Россия чемпионатларының күп тапкыр көмеш һәм бронза призеры, Италиядә, Хорватиядә халыкара ярышлар призеры һәм җиңүчесе, «Татарстан» тимераякта синхрон фигуралы шуу буенча спорт мастерлары командасы составында Красноярсктагы 2019 елгы Бөтендөнья Универсиадасының бронза призеры Павлова Диана Михайловнаны чакырдылар. Ул проектта катнашучылар белән туклану һәм тулаем сәламәт яшәү рәвеше турында кыйммәтле мәгълүмат белән уртаклашты.

Төркемле психологик ярдәм күрсәтү дәресендә балаларны тәрбияләүгә төрле карашлары булган ир белән хатын арасындагы конфликтлар темасын карадылар. Берничә кеше шәхси консультацияләргә язылган.

Балаларның эмоциональ иминлеген үстерү, аларның эмоцияләрен төрлечә белергә өйрәтү максатыннан балалар психологы белән «Эмоцияләр иленә сәяхәт»дигән темага төркемле дәрес узды.
Шимбә клубы эше ахырында гамәли иҗат остасы әниләр һәм балалар өчен квиллинг техникасы белән бизәнү әйберләре ясау буенча кызыклы мастер-класс үткәрде. Әни һәм баланың уртак иҗаты тирән ышанычны үстерә, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм бары тик уңай сыйфатларга гына өйрәтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International