28 мартта "Игелекле эшләр көне" һәм Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы" Open Space Market  мастер-классларында катнашырга чакыра

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

27 һәм 28 мартта Казан ярминкәсендә гадәттәгечә Open Space Market узачак. Мәйданчыкта дизайнерлар теккән киемнәрне, гадәти булмаган бүләкләр табарга, фудкортта ашарга, лекторийда файдалы белем алырга, аралашырга һәм дуслар яки гаилә белән вакытны яхшы итеп уздырырга мөмкин булачак.

Маркетның соңгы көнендә, 28 мартта, «Казан ярминкәсе» нең төп бинасында, «Игелекле эшләр көне» Фонды партнерлар һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы белән берлектә хәйрия мастер-класслары оештыра. Аларда катнашучылар үз куллары белән уникаль эшләнмәләр, үзләре һәм якыннары өчен бүләкләр ясый алачак, тәҗрибә осталары җитәкчелегендә нәрсәгә дә булса яңалык өйрәнәчәк.
Фонд Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы белән хезмәттәшлекне быелдан башлап башлады. Оешма 2002 елдан республикада халык кәсепләрен үстерү өчен шартлар тудыру, аларны саклау һәм торгызу өстендә эшли. Ул халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, декоратив-гамәли сәнгать һәм сувенир продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче 400 дән артык шәхси осталар һәм предприятиене, шулай ук сәүдә оешмаларын берләштерә. Open Space Market мәйданчыгында фонд проектларына ярдәм йөзеннән күпчелек мастер-классларны нәкъ менә ТР һөнәрчелек палатасы осталары үткәрәчәк.

28 марта мастер-класслар тәртибе: 
11.30-12.45
- Плитка буенча балчык белән әвәләп ясау. Мастер: Лилия Маликова @kazan.artist , 8 яшьтән алып катнашучылар өчен;
- Лозоплетение. Мастер: Игорь Бурмистров, 8 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен;
13.00-14.15
- Керамик бизәкләр ясау. Мастер: Ирек Сәйфетдинов, 9 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен;
- Алтын тегү – алтын җепләр белән чигү. Мастер: Анастасия Юсупова, 7 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен;
14.30-15.45
- Балчыктан эшләнмәләр ясау. Мастер: Елена Дәүләтшина, 4 яшьтән узган катнашучылар өчен;
- Тире чәчәкләре. Мастер: Ольга Малина, 7 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен;
16.00-17.30
- Табигый тиредән браслетлар. Мастер: Марина Заказова, 7 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен;
- Шәм ясау. Мастер: Александра Карпова, 4 яшьтән олыраклар өчен;
17.30-18.45
- Агачны сәнгать белән эшкәртү, агач кисү. Мастер: Евгений Корезин, 11 яшьтән алып катнашучылар өчен.
- Тукымадан йомшак уенчыклар. Мастер: Татьяна Родченко, 5 яшьтән алып катнашучылар өчен.

Open Space Marketта «Игелекле эшләр көне» фонды остаханәсе 28 мартта 11.30 дан 18.45 кә кадәр Оренбург тракты, 8 адресы буенча («Казан ярминкәсе» КҮ, шпильле төп бина) эшләячәк.

Мастер-классларда катнашу өчен 225-80-69 телефоны буенча алдан язылу мәҗбүри. Урыннар саны чикләнгән, расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International