18 мартта бөтен ил Кырымның Россия белән кушылуына бер ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтте. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында узган «Кырым язы» фестивале бу бәйрәмгә багышланган иде. Бу чара Кырымның бай тарихын искә алу, бу төбәкнең гаҗәеп табигате, халкының гореф-гадәтләре белән танышу, шулай ук Кырым татар ашларын авыз итү өчен яхшы сәбәп булды.
Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова Татарстанның күп кенә белем бирү оешмаларында тарихи берләшүгә бәйле бәйрәм чараларының уздырылуына һәм аларның һәркайсының үз колоритына ия булуына игътибар итте. КИУда, мәсәлән, Кырым халыкларының кулинария традицияләренә басым ясарга булганнар. Университет студентлары һәм кунаклары аш-су осталыгы буенча мастер-класста катнаштылар: Кырымдагы эре ресторан комплексларының берсе шеф-пешекчесе Илдар Шәрипов видеоформатта Кырым татарларының янтык ризыгы рецепты белән уртаклашты. Студентлар, аның киңәшләренә ияреп кетердәп торган, туклыклы һәм бик тәмле Кырым чебуреге әзерләделәр.
Тарих фәннәре кандидаты, фәлсәфә һәм социаль-сәяси дисциплиналар кафедрасы доценты Татьяна Алексееваның ачык лекциясендә үткән Кырымнан антик чорлардан алып безнең көннәргә кадәр мөһим чорлар чагылыш тапты. Лекция 2015 елда ачылган «Кырым» аудиториясендә узды. Янәшәдә генә, югары уку йортының уку залында "Кырым-минем гаҗәеп төбәк" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда килүчеләр ярымутрауның төрле почмакларындагы пейзажларның матурлыгын бәяли алдылар. Кырым Республикасы студентлары тарафыннан вузга картиналар коллекциясе бүләк ителде. 2014 елдан безнең республикалар арасында хезмәттәшлек кысаларында Кырымның 150 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында белем алды. Бу картиналар - вуз студентларына рәхмәт билгесе. Монда ук Кырым мәдәнияте, китаплар, савыт-саба, милли киемнәр үрнәкләрен күрергә мөмкин.
Кырымның Россия белән кушылуына багышланган чаралар Татарстанның күп кенә балалар бакчаларында, мәктәпләрендә, колледжларында узды. Алар туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында аеруча зур әһәмияткә ия. Әңгәмәләр, уеннар, викториналар, кинодәресләр барышында балалар патриотик кыйммәтләрнең әһәмиятенә төшенделәр, этникара дуслык мәдәниятенә хөрмәт белән карарга өйрәнделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)