Алексеевск районы балаларын кайнар аш белән тәэмин итүне оештыруга җәмәгать контроле

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Билгеле булганча, балаларның сәламәтлеге күбесенчә дөрес туклануга бәйле. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары әгъзалары даими рәвештә белем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыруны тикшерәләр.

Март башында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары: Тарасова Н. А.һәм Макарихина Е. С. районның өч белем бирү оешмасында булдылар: 4 нче Алексеевск башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе, 6 нчы Алексеевск балалар бакчасы, 2 нче «Зайчик» Алексеевск балалар бакчасы.

Туклануны оештыру буенча комиссия документларны өйрәнде, оешмалар тарафыннан санитар нормаларның үтәлешен, аш-су әзерләү технологиясе, азык-төлек саклау шартлары белән танышты, ашамлыкларның сыйфатына бәя бирде.

Комиссия әгъзалары барлык оешмаларның азык-төлек блогы таләпләргә туры килә, дигән нәтиҗә ясадылар. Персонал аш-су әзерләү технологиясен, санитар нормаларны, суыткычларда температура режимын үти. Белем бирү оешмаларында туклануны оештыру канәгатьләнерлек дип танылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International