24 мартта ТР Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

2021 елның 24 мартында 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре 8(800) 350-44-72 «Кайнар линия» телефоны буенча һәм түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин ур., 7, 136 кабинет, гражданнарны кабул итү көнендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2021 елның 24 мартына кадәр кабул ителәчәк: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm 

Кабул итүне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре белән берлектә алып барачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International