Минзәлә муниципаль районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында кайнар ризык сыйфатына контроль

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Минзәлә муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында кайнар аш оештыруны контрольдә тоту буенча комиссия эшендә актив катнашалар. Һәр атна саен Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева, «Мәгариф бүлеге» баш белгече Анастасия Вахрушева, район Иҗтимагый советы әгъзалары Гөлфия Хәлимова һәм Наилә Сәлимгәрәева составындагы комиссия шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләрендә тикшерүләр үткәрә.

Комиссия аш-су әзерләү технологиясенең үтәлешен, санитар кагыйдәләрнең һәм нормаларның үтәлешен игътибар белән күзәтә. Гөлфия Хәлимова уку йортларының азык-төлек блогы кирәкле җиһазлар белән яхшы җиһазландырылган, ашханәләр чиста һәм уңайлы, балаларга менюдан әзерләнгән ризыклар ошый, дип билгеләп үтте. Кисәтүләр дә була. Мәсәлән, күптән түгел район мәктәпләренең берсендә комиссия бер пешекчегә 50дән артык укучыны кайнар аш белән тәэмин итү авыр булуын һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләренең штатын арттыру зарур, дип билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International