2021 елның 19-21 мартында Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
Татарстан спортчылары ярышларда актив катнаштылар һәм «ката» бүлегендә (формаль комплекслар) үзләрен уңышлы яктан күрсәттеләр.
Александр Даренков, Россия Хәрби сәнгать берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе (киокусинкай федерациясе президенты, ТР Спорт министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, ТР атказанган тренеры): «Традиция буенча, Татарстан соңгы вакытта киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә команда зачетында ышанычлы җиңү яулады. Бу юлы традиция өзелде, озак дәвам итмәс дип өметләнәм. Моңа объектив сәбәпләр дә бар. Узган елларда безнең Республика 120гә якын катнашучы чыгарды, быел кайбер сәбәпләр буенча ярышларда Татарстанның 70тән артык спортчысы катнашты. Авырудан соң күпләр хәлсезләнгән, шәһәр һәм муниципаль командаларның тулы составы белән чыгарга рөхсәт итмәгән кешеләр дә бар. Киләсе елда традицияне торгызырбыз һәм команда зачетында алтын медаль алырбыз дип уйлыйм, " - дип сөйләде.
Дәүләт флагларын күтәрү хокукын Казаннан Эвелина Турчакка ышанып тапшырдылар.
Ирек Фәррахов, ТР Киокусинкай федерациясе башкарма директоры (киокусинкай буенча ТР баш тренеры, ТР физик культура һәм спорт отличнигы): «Нәтиҗәдә - турнир хуҗаларыннан соң икенче гомумкоманда урыны - Ульяновск өлкәсе командасы. Икенче юлы барысы да үзгәрер дип уйлыйм. Хаталар күрәбез, нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген беләбез. Барыгызга да Россия беренчелегендә уңышлар телим", - дип җиткерде.

