25 февральдә «Нестолица» республика проектын тормышка ашыру кысаларында коммерцияле булмаган "Оранжевое чудо" мәдәни ял итү үзәге автоном оешмасы (Казан шәһәре) белгечләре Карабаш мәдәният йортында (Татарстан Республикасы Бөгелмә районы) семинар үткәрделәр.
«Мәдәниятнең нигезе һәм шәхес тәрбияләү чарасы буларак сәнгатьтә гомумкешелек кыйммәтләре» дигән семинар-практикумга клуб оешмалары җитәкчеләре, иҗат коллективлары җитәкчеләре, китапханәчеләр, педагоглар һ.б. чакырылган иде.
Әлеге чара Президент грантлары фонды һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештырылды.