2021 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында беренче тапкыр бер өстәл артына галимнәр-вирусологлар, эпидемиологлар, инфекционистлар, генетиклар, «кызыл зона» дан табиблар, Роспотребнадзор вәкилләре, юристлар һәм Татарстан халкы җыелачак.
Белгечләр вакцинацияләүнең барлык аспектлары турында сөйләячәкләр, гражданнарның сорауларына җавап бирәчәкләр, Интернетта чыга торган ялгышларны аңлатачаклар.
Татарстан халкы 2021 елның 9 февралендә 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эксперт түгәрәк өстәле барышында 8 800 350 44 72 кайнар линия телефоны буенча сорауларын бирә һәм алдан ук 2021 елның 9 февраленә кадәр ТР Иҗтимагый палатасының электрон почтасына түбәндәге адрес буенча сораулар җибәрә ала: op.rt@tatar.ru .