«Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты 2019 елдан «Cоциаль лифт» программасын тормышка ашыра. Ул авыр тормыш шартларына юлыккан талантлы абитуриентларга Россия университетларының берсендә бушлай югары белем алырга мөмкинлек бирә.
Программада миллионлы шәһәрләрдән, аз керемле гаиләләрдән тыш, күп балалы гаиләләрдән, авыл җирендә һәм моношәһәрләрдә яшәүче абитуриентлар, ата-аналары хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган яки гарип калган һәм башка югары белем алу кыен булган абитуриентларның башка категорияләре катнаша ала.
2021 елда Югары икътисад мәктәбе кабат «Социаль лифт» программасы буенча кабул итүне киңәйтә һәм университетның Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Пермь кампусларында уку өчен 190 беренче курс студентын кабул итәргә әзер. Әлеге проект кысаларында кабул ителгән студентлар, университетта уку вакытында шулай ук өстәмә матди ярдәм алалар.
Проект турында тулырак мәгълүмат, катнашу кагыйдәләре һәм тәртибе университет сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://www.hse.ru/lift
Абитуриентларның документларын кабул итү 2021 елның 1 июнендә тәмамлана. «Социаль лифт» проекты белән бәйле барлык сораулар буенча программа координаторына, Югары икътисад мәктәбенең студентлар потенциалын үстерү буенча директоры Здоровцев Павел Александровичка, мөрәҗәгать итәргә мөмкин, email: pzdorovtsev@hse.ru