2021 елда президент грантларының икенче конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Конкурста катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла.

Грантлар социаль, мәдәни, белем бирү һәм башка социаль әһәмиятле коммерцияле булмаган инициативаларны гамәлгә ашыруга бирелә.

Үз проектыңны 15 мартта 23:30 (мәскәү вакыты белән) кадәр тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта фонд гаризаларны 5 мартка кадәр җибәрергә тәкъдим итә. Ул чакта гариза бирүченең техник хаталарын төзәтергә вакыты һәм мөмкинлеге булачак (фонд бирелгән заявкаларны конкурс турындагы нигезләмә таләпләренә туры килү-килмәвен 5 эш көне дәвамында тикшерә).

Конкурста катнашу шартлары турында барлык кирәкле мәгълүматны Фонд сайтында тиешле бүлектә табарга мөмкин.

Беренче чиратта фонд конкурс турында нигезләмәне өйрәнергә тәкъдим итә.

Гариза бирү кампаниясе чорында Президент грантлары фонды берничә укыту чарасы үткәрәчәк. Алар турында мәгълүмат «Укыту» бүлегендә фонд сайтында урнаштырылган.

Шулай ук конкурста катнашу турындагы сорауларга җавапларны Ярдәм үзәгендә табарга мөмкин.

Конкурска нәтиҗәләр июнь аенда ясалачак. Хупланган проектлар 1 июльдән старт ала алачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча коммерцияле булмаган оешмалар арасында 4 млрд.сумнан артык акча бүленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International