Казанда Татарстан Республикасы мәктәп бизнес-компанияләренең Яңа ел хәйрия ярминкәсе узды

2020 елның 25 декабре, җомга

24 декабрьдә КидСпейс Балалар шәһәре мәйданчыгында Татарстан мәктәп бизнес-компанияләренең традицион Яңа ел хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәгә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 9 компания җыелды.

Ярминкәдә катнашучылар - «Junior achievement» («Яшьләр казанышлары») халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәтенең «Мәктәп компаниясе» икътисад буенча практикумы кысаларында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары командалары. Уку елы дәвамында балалар үз белем бирү учреждениеләрендә бизнес-проектларны тормышка ашыралар һәм практикада төп эшмәкәрлек компетенцияләренә өйрәнәләр.

Ярминкәдә Яңа ел сувенирлары һәм мәктәп компанияләре продукциясе – бәйрәм җыелмалары, декоратив тәкыялар, шәмнәр, чыршы уенчыклары, бүген популяр булган сумка-шопперлар, иҗат итү өчен җыелмалар тәкъдим ителде. Ярминкә кунаклары эшләнмәләрнең бик яхшы сыйфатлы булуын һәм кулай бәяләрен дә билгеләп үттеләр. Ярминкәнең даими сатып алучылары да бар, алар елдан-ел әлеге хәйрия чарасында якыннарына бүләкләр ала.

Яңа ел ярминкәсен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү институтларын үстерү бүлеге башлыгы Гайнов Артур Әсхәтович, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының социаль проектлар һәм һөнәри үзүсешен гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Гәрәева Анна Григорьевна, Кидспейс балалар шәһәре директоры Тихонова Елена Петровна, "Казан «Яшьләр казанышлары» үзәге" иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Бикчәнтаева Ләлә Дмитриевна катнаштылар.

Ярминкәнең хәйрия җыелышы 32 211,50 сум тәшкил итте (барлык 9 компаниянең гомуми кереме – 54 мең сумнан артык). Барлык акчалар да «Ак Барс Созидание» Хәйрия фондына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International