ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

«Татнефть арена» бозында «Вымпел» һәм «Метеор» командалары очрашты. Уен башланыр алдыннан барлык уенчыларны һәм очрашуда катнашучыларны - хоккей легендасы, СССРның атказанган спорт мастеры, РФ атказанган тренеры, Олимпия чемпионы, алты тапкыр дөнья чемпионы, Төнге лига легендалары Советы әгъзасы Владимир Семенович Мышкин сәламләде.

Беренче PRO BONO CONF онлайн-конференциясе Интеллектуаль волонтерлыкка һәм аның үсешенә багышланачак. Ул 2021 елның 19 февралендә онлайн режимда узачак. Анда бөтенләй бушлай катнашырга мөмкин. Конференция сайтында сылтама буенча теркәлегез.

2021 елның 12 февралендә Казан шәһәре Киров районының Впоц-67 нче мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 32 ел тулуга багышланган чара узды.

2021 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы киокусинкай федерациясенең Казан бүлеген оештыру буенча киңәшмә узды.

2021 елның 13 февралендә Казанның «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында ММА катнаш көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

7 февральдән 15 февральгә кадәр оборона-массакүләм эш айлыгы һәм Россия чаңгы юллары айлыгы кысаларында Татарстан Республикасы ДОСААФ җирле структур бүлекчәләре чаңгы ярышлары буенча берничә ярыш үткәрделәр.

15 февраля, исполнилось 115 лет со дня рождения Мусы Джалиля. В память о поэте татарстанцы возложили цветы к памятнику поэту-герою в Москве.

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тула. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган колонналарга чәчәкләр салу тантанасы узды. Бу көнне 1989 елда совет солдатлары белән соңгы колонна чикне узып, туган ягына әйләнеп кайта.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

12 февральдә җомга көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил резиденциясендә "Халык өчен психологик ярдәм көне" уздырылды.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Түләүсез консультацияләр көннәре «НЭО» клиникасы базасында Себер тракты, 13 адресы буенча узачак. Алдан язылырга кирәк. Чаралар турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 236-65-61 телефоны аша алырга мөмкин. Урыннар саны чикләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International