Республикада «Татарстанның көче: хезмәт һәм батырлык» Республика проектлар конкурсының турыдан-туры яклау сериясе тәмамланды. Йомгаклау этаплары Алабугада һәм Чистайда булды. Конкурска Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 95 гариза кабул ителгән.
15 июньдә «Талант без границ» хәйрия концерты булып узды. Үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар үз талантларын вокаль-хореографик номерларда ачтылар.