Республикада «Татарстанның көче: хезмәт һәм батырлык» Республика проектлар конкурсының турыдан-туры яклау сериясе тәмамланды. Йомгаклау этаплары Алабугада һәм Чистайда булды. Конкурска Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 95 гариза кабул ителгән.
Алабугада 15 катнашучы үз инициативаларын тәкъдим итте. Чистайда исә 13 проект тәкъдим ителде. «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Жюри составына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, иҗтимагый советлар рәисләре һәм чакырылган экспертлар керде.
ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе, жюри рәисе Тамара Федорова билгеләп үткәнчә:
«Биш номинация, һәркайсы үзенчә кызыклы. Без районнарда геройлар турында хәтерне саклау һәм хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен никадәр күп эш башкарылганын күрдек. Конкурс күрсәткәнчә, иҗтимагый советлар гражданлык инициативаларын чын мәгънәсендә җәлеп итә ала, һәм безгә аларны бу эшкә катнашуга активрак өндәргә кирәк булачак».
Конкурс Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырыла һәм биш номинация буенча үткәрелә: предприятиеләр тарихын саклау, хезмәт династияләрен ачыклау һәм популярлаштыру, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм хәрби-интернационалистлар истәлеген саклау, МХОда катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү һәм аларга ярдәм итү, гуманитар ярдәм оештыру.
Конкурсның финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2026 елның октябрендә булачак.

.jpg)