5 сентябрьдә В.И. Ленин исем. мәдәният үзәгендә XXI Татарстан гаиләләре фестивале үткәрелде, анда 18 районнан, Казаннан һәм Яр Чаллыдан 25 гаилә катнашты. Чара «Нечкәбил» республика конкурсы кысаларында үткәрелде һәм Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.
12 февральдә Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») төбәк иҗтимагый оешмасы психолог-тренер, педагог Камзина Олеся Львовна белән дәресләр үткәрделәр.
29 гыйнварда Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә «Вектор жизни» («Яшәү векторы») проекты кысаларында беренче дәрес узды. Оештыручы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ярдәме белән «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») Региональ иҗтимагый оешмасы.