29 гыйнварда Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә «Вектор жизни» («Яшәү векторы») проекты кысаларында беренче дәрес узды. Оештыручы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ярдәме белән «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») Региональ иҗтимагый оешмасы.
Тай-чи мастеры, Лин Бао укучысы, Инесса Сәитова белән «24 формы Стиль Ян» программасыннан 3 позицияне өйрәнделәр, кытай сәламәт яшәү һәм туклану культурасы белән таныштылар, сәламәтлекнең һәм озак яшәүнең гади кагыйдәләрен ачыкладылар. Гади генә булып тоелган күнегүләргә карамастан, аларны үтәү җиңел булмады. Шулай да балалар яңа тәҗрибә һәм кызыклы танышу булдыра алдылар.
Укулар ай саен узачак, проект «Сәламәтлек импульсы» зур спорт бәйрәме белән тәмамланачак, анда балалар үзләренең яңа спорт казанышларын күрсәтәчәкләр.


