16 сентябрьдә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы конкурсларына һәм экология өлкәсендә грант программаларына багышланган матбугат конференциясе булды. Чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, «Будет чисто» республика яшьләр берләшмәсе рәисе Дилара Сатикова һәм «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Зөлфия Сафина катнашты.
Төп акцент коммерцияле булмаган оешмалар өчен мөмкинлекләргә ясалды. Зөлфия Сафина билгеләп үткәнчә, быел экологик грантларга 15 проект кабул ителгән – бу чишмәләр һәм коелар турында кайгырту, агач утырту, йорт хайваннарына ярдәм итү һәм башка инициативалар. Ярдәмгә коммерцияле булмаган оешмалардан тыш, бюджет учреждениеләре дә, шулай ук үз тирәсенә волонтерларны берләштерергә әзер актив гражданнар да дәгъва итә ала.
«Конкурс 25 октябрьгә кадәр үткәрелә. Биредә актуаль юнәлешләр бик күп: экологик агарту, хайваннарны яклау, экологик җаваплы бизнес, экосферада медиа. Физик затлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала, конкурс шартлары буенча да биредә финанс ярдәме начар түгел», – дип сөйләде Зөлфия Сафина.
Шулай ук матбугат конференциясендә ТР Экология министрлыгы конкурсларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында эштән чыккан батареяларны җыю акциясе (мәктәпләр һәм балалар бакчалары 23 октябрьгә кадәр кушылырга мөмкин, ЭКОлидер» конкурсы (гаризалар ноябрь уртасына кадәр кабул ителә, 7 төркем һәм 21 номинация) һәм Школьный экопатруль» («Мәктәп экопатруле») (ул 2014 елдан бирле гамәлдә) бар. Шушы дәвердә анда катнашучылар 51 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплекне бетерергә ярдәм иткәннәр.
Конкурслар һәм проектлар белән түбәндәге сайтта җентекләбрәк танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/konkursi.htm.
Конкурслар татарстанлыларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

