Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларны күзәтеп торучы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән күзәтүчеләр миссиясе кысаларында Татарстан Республикасына Казахстан Республикасы делегациясе килде.
Визит барышында халыкара күзәтүчеләр IT-парк мәйданчыгында ачылган иҗтимагый күзәтү үзәгендә булдылар, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе белән очраштылар. Очрашу барышында ике як сайлау процессына җәмәгать контролен оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Делегация составына керделәр:
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев катнашты.
Искәртәбез, Татарстанда иҗтимагый күзәтү үзәге һәм ТР Иҗтимагый палатасының ситуацион үзәге эшен дәвам итә. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
.jpg)
.jpg)