15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы үткәрелде. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Муравьева катнашты.
Катнашучылар Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Республика «Россия суы», «Урманнарны саклау» һәм «Йомык цикллы икътисад» кебек өч федераль проектта катнаша. 2026 елга финанслау күләме 2,4 млрд сум тәшкил итә. Федераль проектлар буенча касса үтәлеше 100% ка җитте.
«Урманнарны саклау» проекты кысаларында урман торгызу эшләре 2550 гектар мәйданда башкарылды. Урман торгызу мәйданының киселгән һәм һәлак булган утыртмалар мәйданына карата максатчан индикаторга 104% дәрәҗәсендә ирешелгән.
3-10 октябрьдә республикада «Урманны саклыйк» Россиякүләм акциясе үткәреләчәк – төрле агач төрләреннән 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.
Моннан тыш, депутатлар 1107 гектар авыл хуҗалыгы җирләрен урман фонды җирләре категориясенә күчерү турындагы закон проектын карадылар. Кишәрлекләр республиканың сигез районында урнашкан һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен яраксыз.
Исегезгә төшерәбез, 26 сентябрьдә Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә агач утырту буенча «УрманФест» экологик акциясе үткәреләчәк. Катнашучылар бергәләп агач утыртачаклар, шулай ук җәмгыятьнең игътибарын хәйрия, экология һәм дәваланучы балаларга ярдәм итү мәсьәләләренә җәлеп итәчәкләр.


