Татарстан БДБ пенитенциар хезмәтләре утырышында хөкем ителгәннәргә пробация һәм социаль ярдәм күрсәтү тәҗрибәсен тәкъдим итте

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрьдә Казанда БДБ илләре пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре советының XI утырышы узды.

Чарада Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан җинаять-башкарма системалары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ юстиция министры Константин Чуйченко, БДБ Башкарма комитеты һәм террорчылыкка каршы үзәк вәкилләре катнашты. Катнашучылар җәзаларны гуманизацияләү, заманча стандартлар кертү, пробация институтын үстерү, кадрлар әзерләү һәм экстремизмга каршы тору турында фикер алыштылар. Утырыш йомгаклары буенча көн тәртибендәге агымдагы һәм озак сроклы максатларга ирешүне билгели торган 11 мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.

Чара программасы кысаларында делегация «Ярдәм- Помощь» хәйрия фондында булды. Кунаклар «Ярдэм» инклюзия үзәге һәм фондның пробация проекты белән таныштылар, җинаять җәзасы урынына төзәтү эшләре узучы тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар. Очрашуны Фонд Советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар Баязитов оештырды һәм үткәрде.

Россия ФСИН директоры Аркадий Гостев:

«Без сезнең белән битараф булмаган кешеләрнең бик мөһим һәм бик кирәкле эшенә шаһит булдык. Үз гомерләрен төрле чирләргә дучар булган кешеләргә ярдәм күрсәтүгә багышлаган кешеләр. Оештыручыларга, барлык җитәкчеләргә һәм персоналга рәхмәт сүзләрен белдерәм. Сез булдырасыз, мондый мөһим юлда игелек, уңышлар, чыдамлык телим» - дип билгеләп үтте.

«Ярдәм-Помощь» фонды халыкның аеруча мохтаҗ төркемнәренә, шул исәптән иректән мәхрүм итү урыннарындагы кешеләргә ярдәм күрсәтә. Фондның девизы: «Без мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм иткәнгә кадәр эшлибез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International