Татарстанда онлайн-эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрьдә ТР Икътисад министрлыгында ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Оператив штабның эш төркеме утырышы булды. Фикер алышуда салым хезмәте, банклар, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит Сафин катнашты.

Төп тема РФ Хөкүмәтенең пилотсыз һөҗүмнәр нәтиҗәсендә зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итүнең Федераль чаралары турында 2026 елның 25 августындагы 1074 номерлы карары булды. Документ салымнар һәм иминият кертемнәре буенча 12 айга кичектерүне, процентсыз нигездәге түләүләрне кичектереп торуны, күчмә салым тикшерүләрен 2026 елның 31 декабренә кадәр туктатып торуны һәм бурычларны түләтү срокларын 6 айга озайтуны күздә тота. Чаралар автомат рәвештә кулланыла.

Республика базарында эшләүче банклар вәкилләре эшмәкәрләрдән гамәлдәге кредитларны кичектерүне сорап мөрәҗәгать итүләрен хәбәр иттеләр. Алар килеп туган вәзгыятьтә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен мөмкин булган юлларны һәм инструментларны карауларын расладылар. Салым хезмәте вәкиле аңлатканча, карар нигезендә эшмәкәрләрнең салым түләүләрен кичектерү мөмкинлеге бар.

ТР Иҗтимагый палатасыннан палата әгъзасы Фәрит Сафин чыгыш ясады. Ул салым хезмәтенә мәсьәләгә формаль якын килмәүне, ә республика территориясендә эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзер булуларын сорап мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, күпләр җитди югалтулар кичергән катлаулы вәзгыятьтә аларның банкротлыгына юл куймау мөһим.

Федераль чараларга өстәмә рәвештә, Татарстанда зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча республика комплексы эшли башлады. Аларга еллык 8% лы ике ташламалы микрозайм алырга мөмкин:

  • «Өстенлекле. Маркетплейс» – өстенлекле тармаклар (эшкәртү сәнәгате, фән һәм технологияләр, кунакханә һәм ресторан бизнесы, ИТ-өлкә) эшмәкәрләре өчен: 500 меңнән 5 млн сумга кадәр, төп бурычны түләүне 12 айга кадәр кичектерү.
  • «Маркетплейс» – башка тармаклар өчен: 100 меңнән 1 млн сумга кадәр, кичектерү 6 айга кадәр.

Ике продуктны да түләп бетерү вакыты – 3 айдан 36 айга кадәр. Моннан тыш, зыян күрүчеләр өстенлекле проектлар исемлегенә Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге өчен 1% ставка белән кертелгән.

«Минем бизнес» бердәм элемтә үзәгенең телефоны: 8 (843) 524-90-90.

Утырышта катнашучылар пилотсыз һөҗүмнәрдән зыян күргән эшмәкәрләрне гамәлдәге ярдәм чараларыннан файдаланырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International