Яр Чаллыда «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятенең 50 еллыгына спектакль күрсәттеләр

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрьдә «Мастеровые» театрында беренче КАМАЗ автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу һәм шәһәрнең 400 еллыгына багышланган «Люди города Н» («Н шәһәре кешеләре») спектакленең премьерасы алдыннан ябык спектакль күрсәтү булды. Спектакльне тәкъдим итүдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, шулай ук ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

«Н шәһәре кешеләре» – «Мастеровые» театры тарихында беренче мюзикл. Спектакль легендар КАМАЗ һәм Камада ак ташлы шәһәр төзегән кешеләр турында сөйли. Спектакль Яр Чаллы халкы һәм завод хезмәткәрләренең реаль  тарихларына нигезләнгән. Режиссерлар – Диана Сәфәрова һәм Илнур Гарифуллин, продюсер – ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Живой город» («Тере шәһәр») фондын гамәлгә куюда катнашучы Инна Яркова.

Спектакль башланыр алдыннан «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин:

«Барлык батырлыкларны кешеләр башкара. Кешеләрдән башка биналарыбыз, корылмаларыбыз, станокларыбызның булуның бер мәгънәсе дә юк. Нәкъ менә кешеләр тарихны иҗат итә, һәм һәр буын ниндидер мөһим, героик нәрсә эшләде» - дип билгеләп үтте.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев спектакльне оештыручыларны һәм катнашучыларны премьера белән котлады.

Спектакльнең премьерасы 12 сентябрьдә булды. Спектакль «Мастеровые» театрының даими репертуарына керде. Спектакль «КАМАЗ» ГАҖ ярдәмендә «Живой город» фонды командасы тарафыннан булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International