Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә, палата советы кандидатларын тәкъдим итү процедурасы башлану турында игълан итә. Аның тәртибе 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» ТР Законы белән билгеләнгән.
Кандидатны тәкъдим итү хокукына Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр ия. Кандидатура Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланырга тиеш.
Гаризалар 2026 елның 9 сентябреннән 8 октябренә кадәр Казан шәһәре, Батурин ур., 7 й., 134 каб. («ТР Иҗтимагый палатасы аппараты» ДКУ) адресы буенча кабул ителә. Эш режимы: 09:00 дән 18:00 гә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр
Шулай ук документларны почта аша түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 420111, Казан ш., Батурин ур., 7 йорт.
Кандидатлар өчен документ формалары һәм мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.
Барлык сораулар буенча 8 (843) 567-80-94, 567-80-99 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.