Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары регионнар яклавында: җәмәгать ярдәмчеләре Ставрополь краенда Татарстан хәрбиләре янына барып кайтты

2026 елның 8 сентябре, сишәмбе

Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының җәмәгать ярдәмчеләре Ставрополь краенда Татарстаннан 20 хәрби хезмәткәр хезмәт итә торган хәрби частьтә булдылар. Сәфәр хезмәт шартларын бәяләү һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатында оештырылган.

Сәфәрдә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Казан шәһәрендә җәмәгать ярдәмчесе, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Гөлия Балафендиева һәм Ставрополь краенда Кеше хокуклары буенча аппараты вәкилләре белән бергә Түбән Кама районында җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Уданова катнашты.

Сәфәр барышында җәмәгать эшлеклеләре хәрбиләрнең урнашу, туклану һәм ял итү шартларын карадылар, санитария нормаларының үтәлешен тикшерделәр. Егетләр белән шәхси аралашу булды – алар хезмәт һәм адаптация турында сөйләделәр. Татарстанлыларга туган төбәкләреннән татлы бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сәфәр нәтиҗәләре буенча Ставрополь краенда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Николай Лисинский белән очрашу булды. Ике як тәҗрибә уртаклашты һәм хәрбиләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International