3 сентябрьдә, террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм шәһәр халкы катнашты.
Бердәмлек көне 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда террорчылар 1 нче мәктәпкә бәреп кергән фаҗигале вакыйгалар истәлегенә билгеләнгән. Ул вакытта 334 кеше һәлак була, шуларның 186сы балалар.
Тантанада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Россиякүләм иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов билгеләп үткәнчә:
«Террорчылык алдында илебезнең, республикабызның барлык халкы бердәм булырга тиеш. Мондый фаҗигаләрнең бүтән беркайчан да кабатланмавын чын күңелдән теләр идем».
Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев ассызыклады:
«Террорчылык – ул һәрвакыт явызлык, курку һәм газаплар. Бу көнне фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итүче гражданнарны да билгеләп үтәргә кирәк».
Тантананы «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Россиякүләм иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырды.


