Мәскәүдә МХО ветераннарының «Бергә җиңәрбез» Россиякүләм форумы үткәрелде

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

27-28 августта Мәскәүдә Пионерлар сарае мәйданчыгында «Бергә җиңәрбез» махсус хәрби операция ветераннарының Россиякүләм форумы үткәрелде. Чара ике меңнән артык катнашучыны – МХО ветераннарын, аларның гаилә әгъзаларын, Президент Администрациясе, Хөкүмәт һәм РФ Федераль җыены вәкилләрен, федераль ведомство җитәкчеләрен, хәрби корреспондентларны, экспертларны һәм эшмәкәрләрне берләштерде.

Оештыручылар «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Белем» Россия җәмгыяте һәм Мәскәү Хөкүмәте.

Форумда Татарстан Республикасын 11 кешедән торган делегация – тугыз МХО ветераны тәкъдим итте, алар арасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре буенча комиссиясе рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов, Россия Герое Иван Жарский, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары бар.

Форум программасы ветераннарны социаль адаптацияләү һәм комплекслы тернәкләндерү, аларны эшкә урнаштыру һәм спортка җәлеп итү, яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре хакында сөйләшүләр булды. Психологик һәм юридик ярдәм мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре эшләде.

«Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева билгеләп үткәнчә, ветераннарга ярдәм итү системасын үстерүдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның үз фикерләре һәм тәкъдимнәре төп әһәмияткә ия. Ул Россия Президентының хәрбиләрнең кайтуына алдан әзерләнергә дигән йөкләмәсе турында искәртте, ветераннар өйләренә кайткач дәүләт һәм җәмгыятьнең кайгыртуын тоярга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International