«Елмай» паркы ачык һавадагы анимация студиясенә әвереләчәк: 29 августта Казанда «Туган Фест» үткәреләчәк

2026 елның 28 августы, җомга

29 августта Казанда «Елмай» паркы мультфильмнар ясау өчен киңлек булачак – биредә беренче тапкыр «Туган Фест» фестивале үткәреләчәк. Милли каһарман Туган Батыр экраннан чыгып, зур гаилә бәйрәменең бер өлеше булачак.

Яңа мәдәни проект милли мәдәниятнең заманча, технологик, балалар һәм яшьләр өчен кызыклы була алуын күрсәтергә тиеш. Фестиваль кунакларын Туган Батыр галәменә чуму көтә: мастер-класслар, лекцияләр, балалар һәм өлкәннәр өчен фильмнар күрсәтү һәм интерактивлар.

«Туган Батыр» Академиясендә балаларны һәм ата-аналарны геройлар ясарга һәм кыска роликларда җанландырырга өйрәтәчәкләр. «Туган хаб»та «ЯРКО» студиясенең топ-экспертлары һәм анимация буенча белгечләр хитлар булдыру серләрен ачачак. Тамырларына хакында белергә теләүчеләр өчен татар телендә кизлы пространство булдырылачак, анда укытмыйлар,  уйныйлар.

Программаның аерым өлеше «Туган Парад» булачак – милли персонажлар, яраткан мультгеройлар, балалар һәм өлкәннәрнең костюмнар киеп йөреше. Парадта катнашучылар гарантияле призлар алачак.

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, проектны булдыручы Радик Абдрахманов фестивальнең миссиясен аңлата:

«Без балаларга альтернатива бирәбез. Марстан очмый торган, безнең әкиятләрдән үскән герой. Бала үзенең кайдан булуын белсә, кая барырга икәнен күпкә кыюрак сайлый. Туган Батыр – хыяллану сәләтен саклаучы, һәм без бу очкынның һәр йөрәктә кабынуын телибез».

Төп сәхнәдә Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, «Ямьле» төркеме һәм Элвин Грэй чыгыш ясаячак.

Фестиваль Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, «ЯРКО» анимация студиясе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә оештырыла.

Дата һәм вакыт: 2026 елның 29 августы, 11:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр
Урын: «Елмай» паркы (Казан шәһәре)
Керү ирекле
Тулырак мәгълүмат һәм программа tuganbatyr.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International