132 нче мәктәп ишегалдында «Рубин. Ишегалды футбол лигасы» этабы үткәрелде

2026 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

22 августта Казанның 132 нче мәктәбе ишегалдында «Рубин. Ишегалды футбол лигасы» этабы үткәрелде. Ярышларда биш мәктәп укучылары катнашты. Командалар катнаш иде –  малайлар һәм кызлар бергә уйнадылар.

Катнашучыларны һәм оештыручыларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Адель Заһретдинов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый турнирлар балаларга вакытларын актив рәвештә үткәрергә, команда рухын һәм характерын үстерергә мөмкинлек бирә.

Оештыручылар – 132 нче мәктәп, «Рубин» футбол клубы һәм Татарстан әтиләре берлеге ярдәмендә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге. Лиганың алдагы этаплары шәһәрнең башка мәйданчыкларында планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International